Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Бер-берегезгә кул сузыгыз!»

20 сентябрь көнне, китапханәбездә, 4 сыйныф укучылары өчен «Бер-берегезгә кул сузыгыз!» дип исемләнгән дуслык сәгате узды. Чара толерантлык темасына багышланган иде. Китапханәче «Без – Җир планетасы кешеләре» дигән презентация тәкъдим итте. Укучылар толерантлык сүзе төшенчәсе, үз мәнфәгатьләре, мавыгулары, ышанулары, гореф-гадәтләре, карашлары булган төрле милләт кешеләре яшәгән дөнья турында белделәр. Дошманларсыз, көч кулланмыйча һәм сугышларсыз бу зур дөньяда ничек яшәргә?

Мәктәп укучылары белән «Сезнең сыйныфыгыз толерантмы?» дигән әңгәмә-уен үткәрелде.  Бер-береңә карата түземле була аласыңмы?  Толерант дип атау өчен кешенең нинди сыйфатлары булырга тиеш? Укучылар белән бергәләп дуслык нәрсә ул, нинди кешене дус дип атап була, нинди гамәлләр дусларны бизи дигән темаларга фикер алыштык. Балалар дуслык кануннарын өйрәнделәр: бер-берсен алдамаска, бер-берсен мыскыл итмәскә һәм кимсетмәскә, үз хаталарын танырга өйрәнергә.

Чара ахырында һәр укучыга «Бер-берегезгә кул сузыгыз!» дигән буклет тапшырылды.