Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә»

15 сентябрь көнне, китапханәбездә танылган татар язучысы, әкиятләр һәм хикәяләр җыентыгы авторы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби викторина үткәрелде.
         Чара башында укучылар А.Алишның – язучы, сугышчы һәм геройның биографиясенең төп этаплары, гомер буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган легендар шәхес икәнлеген белделәр.   Балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килә. Ул татар әдәбияты хәзинәсенә ныклы кереп калган әкиятләре белән билгеле.

Чара барышында катнашучылар гыйбрәтле һәм мавыктыргыч әсәрләр буенча сәяхәткә чыктылар. «Сертотмас үрдәк», «Чукмар белән Тукмар», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык» һәм «Бал корты белән Шөпшә» әкиятләрен кычкырып укулар узды.

А. Алиш әкиятләрен искә алып, балалар конкурсларда катнаштылар: «Бу өзек нинди әкияттән?», «Табышмаклар», «Мәкальләр һәм әйтемнәр». Чара Абдулла Алиш әкиятләре мотивлары буенча төшерелгән татар телендә мультфильмнар карау белән тәмамланды.