Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Почта тартмасы тирәсендәге ыгы-зыгы»

11 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Почта тартмасы тирәсендәге ыгы-зыгы» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды, ул тулысынча балалар өчен вакытлы басмаларга багышланды. Китапханәче укучыларны журнал, мәкалә, матбугат төшенчәләре белән таныштырды. Балалар журналның тышлыгы журналның йөзе икәнен, анда бу санда нинди танып белү һәм күңел ачу материалларын укырга мөмкин булачагы турында кирәкле мәгълүмат барлыгын белделәр. Укучыларга китапханәдә булган журнал-газеталардагы кроссвордларга җаваплар язарга, шулай ук рәсемнәрне буярга ярамаганлыгын аңлаттылар.  Чарада катнашучылар китапханә килүче иллюстрацияле журналларны карадылар, табышмакларны, ребусларны чиштеләр, кечкенә хикәяләрне кычкырып укыдылар. Ә «Журналия иле» китап күргәзмәсе укучыларны кызыклы балалар журналлары белән җентекләбрәк таныштырды.