Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Җәберсез һәм экстремизмсыз дөнья»

4 сентябрь көнне, терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне уңаеннан, китапханәбездә мәгълүмат сәгате узды. Чара башында алып баручылар террор, терроризмның нәрсә икәнен һәм террорчының кем икәне турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга террорчылык белән янаганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге турында искә төшерделәр; шундый катлаулы ситуацияләрдә иминлек чаралары турында сөйләделәр; террорчылар тарафыннан тоткынлыкка төшсәң, нинди гамәлләр башкарырга кирәклеге турында аңлаттылар.

         Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне 2004 елда Беслан шәһәренең бер мәктәбендә террорчылар басып алу вакытында һәлак булган кешеләрне искә алу хөрмәтенә билгеләп үтелгәнлектән, алып баручылар тарихка тирәнрәк кереп, шул куркыныч көннәрдәге вакыйгалар турында бераз сөйләделәр: укучылар өч көнлек җәһәннәм, коточкыч фаҗига тоткыннары кичергән газаплар һәм мыскыллаулар, гади кешеләрнең батырлыгы, террорчыларга каршы торган спецназ сугышчыларының батырлыгы турында белделәр. Балалар террорчылык актлары корбаннарын һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.