Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“22 июня... А впереди была целая Война”

21 июнь көнне без, Хәтер көне уңаеннан, балалар белән, тарихи квест – уен уздырдык.

          Квест – уенда ике команда катнашты. Уен барышында командалар эзлекле рәвештә квест тематикасы буенча бирелгән биремнәрне үтәделәр. Һәр бирем бер станция булып торды. Бу станцияләрдә без Бөек Ватан сугышына кагылган истәлекләрне искә төшереп, укучыларның Бөек Ватан сугышы буенча белемнәрен тикшердек.

         Беренче станция  Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр турында. Алып баручы катнашучыларга текст өлешен укыды һәм һәйкәлнең фоторәсемнәрен тәкъдим итте, уенда катнашучылар һәйкәлнең урнашу урынын атадылар. Уенда Татарстан шәһәрләрендә  урнашкан һәйкәлләр турында сүз барды.

         Икенче станциядә укучылар өчпочмаклы солдат хаты ясадылар. Һәр команда бер хат язды һәм аны өчпочмаклы итеп ясады.

         Өченче станциядә Бөек Ватан сугышы геройлары турында сүз барды. Бу биремдә без үзебезнең район -  Арча районының геройлары турындагы белемнәрне тикшердек. Алып баручы бер герой турында текст укыды, ә катнашучылар бу геройның исем, фамилиясен, әтисенең исемен дөрес итеп әйттеләр.

         Дүртенче станция “Бу җырлар Җиңү китерде”  дип аталды. Балалар җырны тыңлап һәм җыр турында кыскача гына җырның исеме, язылу тарихы турында мәгълүмат бирделәр.

         Бишенче станция “Герой – шәһәр” дигән исемдә иде. Укучыларга герой-шәһәрләрне атап, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын бергәләп искә алырга тәкъдим иттек.

         Хәтер көненә  багышланган  бу квест – уенда катнашкан укучыларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын бер кабат ныгытып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Уен ахырында укучыларга авылыбызда яшәгән сугыш чоры балаларына багышланган “Сугыш урлаган балачак” дип исемләнгән видеороликны күрсәттек.