Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Яраткан әкиятләр дөньясы»

26 май көнне безнең китапханә «Библиотөн - 2023» Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында «Бергәләп укыйбыз!» девизы астында үткәрелде. Дөресрәге, бу «Библиосумерки» булды, чөнки балигъ булмаган балалар белән барлык чаралар 20 сәгатькә кадәр үтәргә тиеш иде.

         Чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар булган өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар өчен без әкиятләрне кычкырып укулар оештырдык. Әкиятләрне барлык балалар да ярата: сихри һәм мавыктыргыч маҗаралар, балаларның күңелен ачалар, яхшылык һәм гаделлеккә өйрәттәләр. Китапханәче укучыларга әкиятләр юлы буйлап барырга, яңалары белән танышырга һәм элеккеге әкиятләрне искә төшерергә, күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә тәкъдим итте.

         Балалар «Әкиятләр – безнең дуслар» викторинасында бик теләп катнаштылар, татар, рус һәм чит ил әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, чөнки әкиятләр иле - иң гаҗәеп һәм искиткеч ил. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.