Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Батырлык белән якташларыбыз данлы»

Безнең авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация буенча 19 кеше чакырылган иде.

1 апрельдән алар 14 көнлек кыска вакытлы ялга кайта башладылар. Беренче булып 7 кеше кайтты. 5 апрель көнне Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу булды.

Егетләр туган якларын сагынып кайтуларын, туганнарын һәм якыннарын күрүләренә шат булуларын белдерделәр. Әңгәмә барышында хәрбиләр район халкы, авылдашлары җыйган гуманитар ярдәмнең аларга барып җитүен, аларга рәхмәт белдерүләрен билгеләп үттеләр.

Очрашуда авыл җирлеге башлыгы, хәрбиләрнең туганнары, авыл халкы, урта мәктәп һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укучылары катнашты.