Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Әфган – йөрәк ярасы»

15 февральдә Россиядә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 34 еллыгы билгеләп үтелде. 2011 елдан бу көн Россия Федерациясендә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

15 февраль көнне безнең авылда Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган истәлекле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелде. Чарада район кунаклары һәм «Әфган» сугышы ветераннары катнашты.  Очрашу «Гаилә хоккее фестивале» белән башланып китте. Фестиваль белән параллель рәвештә Мәдәният йорты фойесында урта мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында шахмат ярышы узды. Яңа Кенәр авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре кыр кухнясында солдат боткасы пешерделәр, кайнар чәй кайнатып, килгән кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны сыйладылар. Чара урта мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.

Мондый чаралар үсеп килүче буынга патриотизмны аңлауда тагын бер адым ясарга, гражданлык традицияләре варислары булып торулары турында уйланырга ярдәм итә, чөнки үз геройларын онытмаган халык үлемсез.