Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тормышы җыр кебек»

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була.

Безнең татар халкында да алар күп, аларның берсе, әлбәттә, шагыйрь-патриот Муса Җәлил. Аның шигырьләре үз илен яратучы, үз халкына тугрылыклы кешеләрне тәрбияләргә булыша.

15 февраль көнне китапханәбездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан «Тормышы җыр кебек» дип исемләнгән әдәби танышу сәгате үткәрелде.

Укучылар китапханәченең Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үскәнлеге, шагыйрьнең балачагы һәм яшүсмер вакыты гади булмаганлыгын, аның әдәби эшчәнлеге турында хикәясен зур кызыксыну белән тыңладылар, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрьнең героик тормыш битләре белән таныштылар.

Китапханәдә укучылар өчен «Муса Җәлилнең өзелеп калган җыры» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Күргәзмә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, гаилә фотолары һәм башка китаплары белән таныштырды.