Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Цифрлы балачак куркынычсызлыгы»

2023 елның 7-14 февралендә Россиядә Куркынычсыз Рунет атналыгы узды. Быел Куркынычсыз Рунет атналыгы 16 нчы тапкыр үткәрелде.

         14 февраль көнне 2 класс укучылары белән “Цифрлы балачак куркынычсызлыгы” дип исемләнгән танып белү әңгәмәсе үткәрелде. Укучылар Рунетның барлыкка килү һәм үсеше тарихы, интернет бәйлелеге статистикасы, интернет челтәре этикеты кагыйдәләре белән таныштылар. Балаларга Интернет челтәрендә эшләгәндә төрле алдаулардан саклануның төп кагыйдәләре, Бөтендөнья пәрәвез хәтәре һәм куркынычлары турында искә төшерделәр. Цифрлы технологияләрне куркынычсыз файдалану турында киңәшләр бирелде.

         «Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды.