Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Федор Шаляпинның тормыш битләре»

13 февраль көнне балалар китапханәсенең уку залында 5 сыйныф укучылары өчен якташыбыз, даһи җырчы Федор Иванович Шаляпинның 150 еллык юбилеена багышланган «Федор Шаляпинның тормыш битләре» дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә узды.

Гади крестьян гаиләсеннән чыккан, чын халык җәүһәре, Россиянең генә түгел, дөньяның иң мәшһүр концерт залларында чыгыш ясаган җырчы, аның исеме, үлеменнән соң 80 елдан артык вакыт узгач та, илебез мәдәниятенең төп йолдызларының берсе булып кала. Кичәдә укучылар Ф.Шаляпинның тормыш һәм иҗатының төп этаплары белән таныштылар. Чара зур булмаган видеоролик, фото һәм аның репертуарындагы кайбер арияләрне тыңлау белән үрелеп барды.

Кичәгә «Аның исеме Россиядә мәңге яшәячәк» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.