Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Син хәтердә һәм йөрәктә, Сталинград!»

80 ел элек, 1943 елның 2 февралендә Бөек Ватан сугышының хәлиткеч сугышларының берсе – Сталинград сугышы тәмамлана. 200 көн һәм төнгә сузылган каты сугыш совет гаскәрләренең хәлиткеч җиңүе белән тәмамланды. Ә «Сталинград» сүзе безнең армиянең ныклыгы, совет халкының батырлыгы синонимына әйләнде.

2 февраль көнне, китапханәбездә, без Сталинград сугышының 80 еллыгына багышланган «Син хәтердә һәм йөрәктә, Сталинград!» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрдек. Чара барышында балалар безнең солдатларның батырлыгы, команда составы турында белделәр, шул бөек сугышның тарихи истәлекләре: Мамай курганы, Павлов йорты, «Сталинград сугышы» музей-панорамасы белән таныштылар, Сталинград сугышы хроникасын карадылар.

Китапханәдә «Сталинград: янган сугыш кайтавазы» дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды, анда документаль һәм әдәби китаплары тәкъдим ителде.