Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Рәхмәт» иленә сәяхәт»

25 гыйнвар көнне Яңа Кенәр балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Рәхмәт» иленә сәяхәт» дип исемләнгән этикет дәресе уздырылды.

Чара яхшы һәм әдәпле сүзләр белән башланып китте. Балалар «Рәхмәт» сүзе тарихы белән таныштылар, бу сүзнең төрле телләрдә ничек яңгыравын белделәр. Китапханәче күңел ачу уены үткәрде: ул укыган хикәягә балалар «тылсымлы сүзләр» куярга тиеш иде. Балалар үз сүзләрен тәкъдим иттеләр, шуның белән алар, рәхмәтле булуларын белдергән, яхшы сүзләрнең байлыгын күрсәттеләр. Матур сүзләр турында шигырьләр яңгырады.  Дәрес вакытында әңгәмә - фикер йөртү, рольле һәм интеллектуаль уеннар ярдәмендә балалар яхшылыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәнделәр.

Чара азагында китапханәче яшь укучыларга: «Яныгызда булганнарга рәхмәтегезне әйтегез. «Рәхмәт» сүзе сезнең тормышыгызда мөмкин кадәр ешрак яңгырасын!» дип мөрәҗәгать итте.