Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Тату сыйныф серләре”

2023 ел - РФдә Укытучы һәм остаз елы, РТ Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

            Шул уңайдан, 21 гыйнвар көнне Мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән бәйге булып үтте. Әлеге бәйгенең максаты балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштырудан гыйбарәт иде. Конкурста 12 мәктәп көч сынашты. Чаралар китапханәче Нигаметзянова Л.И. да катнашты.

Бәйгедә катнашучылар “Тату сыйныф серләре” дигән күргәзмә оештырды. Татулык, дуслык аларның күргәзмәләрендә дә яхшы чагылды. Балаларның нәрсәгә дә булса сәләтле булганлыгы ачыкланды.

Бәйгедә катнашучылар “Безнең күңелле, тату сыйныф” дигән исем астында визит карточкаларын күрсәтте. Бу ярышта укучылар гына түгел, әти-әниләр дә үзләренең актив икәнлекләрен дәлилләделәр.