Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Канатлы дөнья»

16 гыйнвар көнне китапханәбездә балалар шагыйре, А.Алиш исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәкимҗан Халиков тууына 90 ел тулуга багышланган «Канатлы дөнья» дип исемләнгән кичә-портрет булып узды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Укучылар шагыйрьнең әсәрләре буенча оештырылган «Йолдызлы сәгать» интеллектуаль уенында катнаштылар. Уен 5 турдан торды: «Китапны һәм авторны бел», «Кем күбрәк?», «Арифметик табышмаклар», «Табышмаклар», «Кем күбрәк белә?».

Аның иҗаты китап күргәзмәсендә түбәндәге китаплар белән тәкъдим ителде: «Канатлы куян», «Иң гадел дус», «Ничек тизрәк усәсе?», «Карга дәрес бирә» һ.б.