Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Мудрость сказок Шарля Перро»

Бөек француз әкиятчесе Шарль Перроның тууына 395 ел тулу уңаеннан, 12 гыйнвар көнне китапханәбездә «Мудрость сказок Шарля Перро» дип исемләнгән әдәби сәгате узды.

Бу көнне китапханәчеләр укучыларны танылган әкиятченең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар.

Чараның уен өлешендә балалар авторның төрле әкиятләреннән торган “Нәрсә? Ничек? Ни өчен?” дигән викторина сорауларына җаваплар бирделәр.  “Телеграмма” викторинасында, әкиятнең авторын белергә кирәк иде. Укучылар, яңа сүзләрнең лексик әһәмиятен белеп, сүзлек запасын киңәйттеләр. «Спящая красавица», «Синяя борода» әкиятләре мотивлары буенча әдәби табышмаклар чиштеләр. Чара барышында балалар «Золушка», «Пес в сапогах», «Петя и Красная Шапочка» мультфильмнарын карадылар.

Әдәби сәгать ахырында укучылар «Жил-был во Франции сказочник…» дип исемләнгән китап күргәзмәсе  белән таныштылар.