Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Яңа елның ак карлары, Бәхет, шатлык китерсен»

Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Һәм яңа ел каникулларын күңелле, файдалы үткәрү максатыннан чыгып, авылыбызда, 2 гыйнвардан башлап һәр көнне яңа ел кичәләре уздырылды. Иң башта авылыбызның мәгариф учреждениеләренең үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.  

6 гыйнвар көнне, без, китапханәчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында «Яңа елның ак карлары, бәхет, шатлык китерсен» дип исемләнгән бәйрәм тамаша күрсәттек.

Кичәдә Кыш бабай белән Кар кызы, убырлылар, Куян, Маша белән Аю, һәм башка төрле әкият геройлары матур тамаша кылды, бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч булды, тамашачы җылы алкышларга күмде. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар һәм ярышлар белән үрелеп барылды.