Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Яңа елда Эдуард Успенский геройлары белән»

22 декабрь көнне, балалар язучысы Эдуард Успенскийның 85 еллыгына багышланган, кече сыйныф укучылары өчен «Яңа елда Эдуард Успенский геройлары белән» дип исемләнгән мавыктыргыч әдәби сәяхәт уздырылды.

Әдәби кичәгә «Гарантийный сказочник Успенский» дип аталган китап күргәзмәсе төзеп куелды, анда бөек язучының атаклы китаплары тәкъдим ителде. Очрашу башында укучылар китапханәченең, ничек итеп мәктәптә яхшы билгеләргә укымаган, шау-шулы уеннарны яраткан, шаян малай Эдикның, күпкырлы һәм гадәттән тыш сәләтле сүз остасына әверелгәнлеген игътибар белән тыңладылар. Э.Н.Успенский Простоквашино геройларын, крокодил Генаны, Шапоклякны, Чебурашканы гына түгел, ә хәзерге заман балаларының яраткан персонажы фиксикины да уйлап тапкан.

Китапханәчеләр укучыларның игътибарын, әдәби геройлар турындагы мәгълүмат мультфильмнарга караганда, китапларда күпкә күбрәк булуына юнәлттеләр.

Яшь кунаклар Э.Успенский уйлап тапкан Чебурашка образы – бөтен дөньяда яраткан персонажларның берсе икәнлегенен белделәр. Сәяхәт аның китаплары буенча оештырылган викторина белән дәвам итте.

Очрашу мультфильмнар карау белән тәмамланды.