Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Кеше иреге гаранты»

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Конституция көнен билгеләп үтәбез.

Шул уңайдан, 12 декабрь көнне, китапханәбездә, РФ Конституциясе көненә карата «Кеше иреге гаранты» исеме астында гражданлык дәресе үткәрелде. «Мөмкин» һәм «Ярамый» дигән  ике дәүләт һәм «Закония» дип аталган яңа дәүләт төзү турында риваять сөйләнелде. «Ни өчен яңа илдә яшәүчеләр бәхетле булдылар һәм ни өчен алар үзләрен куркынычсызлыкта дип хис итә башладылар?» дигән сорауга укучылар: «Закон буенча яшәргә кирәк» дип дөрес җавап бирделәр. Әлеге кичәдә, балалар, дәүләтнең үз гражданнарына хокуклар (кешенең тормышка, иреккә, мәгарифкә, һөнәр сайлауга, ялга, торакка, медицина ярдәменә) бирүен белделәр, шулай ук бурычлары барлыгы турында да искә төшерделәр.

Китапханәчеләр Россия Конституциясе турында кызыклы фактлар сөйләделәр, шулай ук Россия дәүләт символларын искә алдылар. 

Чарага «Безнең тормышыбызның төп законы» дип аталган китап күргәзмәсе төзеп куелды.