Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Зур сугышның кечкенә геройлары»

9 декабрь көнне, Ватан Геройлары көне уңаеннан, безнең китапханәдә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип аталган батырлык дәресе үткәрелде. Ул Ватаныбызның, халкыбызның азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкән малайларга һәм кызларга багышланды. Китапханәчеләр, Бөек Ватан сугышында туган илне саклау өчен, өлкәннәр белән бер рәткә басучы герой-пионерлар турында сөйләделәр. Укучылар сугыш чоры малайларына һәм кызларына багышланган видеофильм карадылар.

Балалар игътибары «Горурланабыз һәм хәтерлибез!» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә юнәлде, анда сугыш каһарманнары - балалар турында китаплар тәкъдим ителде.

Чара ахырында укучылар «Пионеры-герои» презентациясен карадылар.