Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Веселее жить, если добро творить»

Инвалидлар декадасы кысаларында, 2 декабрь көнне, без, “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе” укучылары өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Веселее жить, если добро творить» дип аталган очрашу сәгате уздырдык.

         Чарада катнашучыларга, авыруларына карамастан, тормышта зур уңышларга ирешкән кешеләр турында сөйләдек (сукыр музыкантлар, рәссамнар, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре).

         Укучылар игътибарына балалар язучылары Ф.Яруллин, В.Драгунский, В.Осеева, В. Катаев, Н. Островскийның мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында  китаплары тәкъдим ителде. Аларның әсәрләре безне яхшылыкка, үзара аңлашуга, дуслыкка һәм башка мөһим нәрсәләргә өйрәтә, авторлар дуслыкның һәм ялгызлыкның нәрсә икәнен, балалар арасында да тормышлары бик кыен булган инвалидлар барлыгын сөйлиләр.

         Балалар нинди гамәлләрне шәфкатьле дип саналырга мөмкин, һәм нинди изге эшләр башкарганнары яки үзләре эшли алганнары турында сөйләделәр.

         Ахырдан В.Катаев әсәре буенча төшерелгән «Цветик-семицветик» мультфильмы күрсәтелде.