«Әниләр булмаса, кем җылытыр иде дөньяны?»
25 ноябрь көнне, Әниләр көне бәйрәме алдыннан, Яна Кенәр балалар бакчасында «Әниләр булмаса, кем җылытыр иде дөньяны?» дип аталган музыкаль-тематик кичә үткәрелде. Чарада, яшь китап укучылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләрен башкардылар.
Кичә ахырында балалар, әниләренә, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.