Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Белем дөньясына – китапханә аша!»

21 ноябрь көнне китапханәбездә «Белем дөньясына – китапханә аша!» дип исемләнгән библиография көне үтте. Бу көнне китапханәчеләр укучыларга энциклопедияләр, белешмәлекләр, сүзлекләр турында сөйләделәр һәм аларны ничек дөрес кулланырга кирәк икәнен аңлаттылар. Балалар Россиядәге иң серле китапханә – Россия китап палатасының тарихы белән таныштылар, ул быел үзенең 105 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә Россия китап палатасында 80 миллионнан артык уникаль нөсхә җыйналган, анда соңгы 100 елда безнең илдә чыгарылган барлык басмалар да саклана.

         Яшь китап укучыларга кызыклы һәм файдалы «Мавыктыргыч библиография» уенында катнашырга тәкъдим ителде. Балалар барлык катлаулы сорауларга гына җавап биреп кенә калмадылар, ә үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат та алдылар.

         Библиография көне кысаларында укучылар «Обо всем на свете узнать желают дети» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда төрле белем өлкәләреннән белешмә әдәбият тәкъдим ителде.