Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тылсымлы Астрид Линдгрен илендә»

14 ноябрь көнне, танылган Швеция балалар язучысы Астрид Линдгренның тууына 115 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Тылсымлы Астрид Линдгрен илендә» дип аталган әдәби ярминкә узды.

         Китапханәчеләр укучыларга, Астрид Линдгренны язарга этәргән сәбәпләрнең берсе – Стокгольмның салкын кышлары һәм кечкенә кызының авыруы турында сөйләделәр. Әкиятләрен дә ул нәкъ менә кызына багышлап язган.

         Чара ахырында «Бала һәм Карлсон» повесте буенча уен үткәрелде. Башта китапханәчеләр укучыларның Бала һәм Карлсон турындагы китапны игътибар белән укуларын тикшерделәр. Шуннан соң балалар ребусларны чиштеләр, пазллар җыйдылар, ике карточка арасындагы аерманы таптылар.