Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Татарстан Республикасы Конституциясенә – 30 ел»

7 ноябрь көнне китапханәбездә “Татарстан Республикасы Конституциясенә - 30 ел” дип исемләнгән конкурс-викторина үткәрелде.

         Чара башында китапханәче, мәгълүмати-танып белү әңгәмәсе барышында, укучылар ТР Конституциясенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, бу бәйрәмнәрнең нигә кирәк икәнен аңлатты.

         Шулай ук чираттагы тапкыр Татарстан Республикасының төп символларын - герб, флаг, гимнны искә төшерделәр, бердәмлек, дәүләт, депутат, президент кебек сүзләрнең мәгънәләренә төшенделәр. «Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

         Мәгълүмат-танып белү әңгәмәсеннән соң Татарстан Республикасы Конституциясендә беркетелгән хокукларны белү буенча конкурс-викторина үткәрелде, анда укучылар әкиятләр нигезендә аларда нинди хокуклар бозылганлыгын эзләп таптылар.