Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Россия көче - халыклар бердәмлегендә»

3 ноябрь көнне китапханәбезнең уку залында, 1-4 сыйныф укучылары өчен, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Россия көче - халыклар бердәмлегендә» дип аталган тарихи сәгать үткәрелде.

Балалар әлеге бәйрәм геройлары белән танышу өчен гадәти булмаган сәяхәт кылдылар. Китапханәчеләр, укучыларга, халыклар берләшүе һәрвакыт безнең ил өчен сәяси һәм рухи планда төп милли фикер булуы һәм булачагы турында сөйләделәр. Яшь китап укучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, ил өчен авыр вакытта үз гражданлыгын, Ватанга карата чиксез мәхәббәтен, бөек батырлык күрсәткән кешеләрне искә төшерделәр. Чара барышында Россия турында шигырьләр, җырлар яңгырады, шулай ук Ватан һәм бердәмлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде.

Кичәгә Россия тарихы буенча китаплар тәкъдим ителгән «Безнең көч - бердәмлектә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды.