Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Батырлыкның даны мәңгелек”

22 сентябрь көнне авылыбызның авыл советы, урта мәктәп һәм мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына «бурычларын намус белән үтәгән локаль сугышларда катнашучы, сугыш хәрәкәтләре һәм хәрби конфликтлар ветераннарына» дигән һәйкәл ачылды.

Һәйкәл ачылышында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин, Арчаның «Боевое братство» җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, ике тапкыр Әфган сугышында булган КГБ полковнигы Камил Тямаев катнашты. Баулы, Кукмара, Казан, Ульяновск, Чувашиядән сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар җыелды. Һәйкәл ачу тантанасында килгән кунаклар чыгыш ясадылар, ә мәктәп укучылары алар өчен әзерләнгән концерт программасын тәкъдим иттеләр.