Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Детям планеты – мир без тревоги и слез»

Безнең илдә 3 сентябрь, фаҗигале дата буларак, 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган коточкыч вакыйгалардан соң искә алына. Бу көн экстремизмга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең берләшүен символлаштыра.

2 сентябрь көнне, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне алдыннан, «Детям планеты – мир без тревоги и слез» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты – укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч   яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату; арның сәламәтлеген саклау, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү; балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Китапханәче балаларга террорчылык проблемасының мөһимлеге һәм әһәмияте, истәлекле дата барлыкка килү тарихы, шулай ук террорчылык янаулары килеп чыккан очракта гражданин кабул итәргә тиешле гамәлләр турында сөйләде.

Аннан соң укучылар «Тыныч халык һәм Экспертлар» викторинасында катнаштылар, анда экстремаль хәлләр тәкъдим ителде, ә укучылар аларны чишү юлларын тәкъдим иттеләр һәм таптылар.