Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Наша семья - книжкины друзья”

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде.

24 август көнне китапханәбездә Шафеевлар гаиләсе катнашында “Наша семья - книжкины друзья” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Кичәнең максаты: ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү; ата-аналарның һәм балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру; матур әдәбият аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү иде.

Чарада яшь китап сөючеләр һәм аларның ата-аналары бик теләп әңгәмәдә катнаштылар, үзләренең яраткан язучылары һәм китапларын искә төшерделәр, китаплар һәм уку турында мәкальләр әйтештеләр, яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. “Гаилә бәхете – балада” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.