Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Батырлык һәм халык горурлыгы символы»

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята.

         22 август көнне Мәдәният йорты каршындада «Батырлык һәм халык горурлыгы символы» дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Үткәннәргә экскурсиядән, балалар Россия флагының тарихи турында, һәр илдә символлар өчлеге: герб, флаг, гимнның барлыгын белделәр.  Шулай ук флагның, бүгенге Россиянең төп символы буларак барлыкка килүен тарихта нинди вакыйгалар озата барганын искә төшерделәр, «Ватан нинди төстә?» дигән уенда катнаштылар.

         Яшь китап укучылар дәүләт символикасы, мәдәният һәм Россия тарихы турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.