Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Хобби яки сәләт»

17 май көнне китапханәбездә, урта мәктәп укучылары өчен, «Хобби яки сәләт» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү үткәрелде. Һәр баланың мавыгуы аның эчке дөньясының бер өлешен ачып кына калмый, яшьтәшләре белән аралашу өчен сәбәп тә бирә.

 Укучылар кешенең нинди мавыгулары булырга мөмкин икәнлеген, «хобби» сүзенең килеп чыгуын, төрле чордагы күренекле кешеләрнең нинди мавыгулары булганлыгын белделәр.

Соңыннан конкурслар: «Һөнәрне бел», «Хезмәт турында мәкальләр», «Һөнәрләр әлифбасы», «Әдәбиятта һөнәр» дигән тест – викторина үткәрелде.