Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«По дороге к доброму здоровью»

7 апрель көнне, безнең китапханәдә, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «По дороге к доброму здоровью» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрелде. Бу – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.

Китапханәчеләр балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы – Бөтендөнья сәламәтлек көне турында сөйләделәр һәм сәламәтлек иленә сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр.

Укучылар китапханәче белән бергә сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Организм өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы икәнлеген ачыкладылар, сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерделәр, үзләре өчен көн режимы төзеделәр.

Соңыннан китапханәче, үзләренең шигырьләрендә сәламәтлекләрен кайгыртырга өнди торган шагыйрьләр турында сөйләде, В.В.Маяковскийның «Что такое хорошо, и что такое плохо?», «История Власа – лентяя и лоботряса», «Мойте руки!»  һәм К.И. Чуковскийның  «Мойдодыр», «Федорино горе».

Чара укучыларныә бер-берсенә нык сәламәтлек теләү белән тәмамланды.