Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей»

17 март көнне, Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында, безнең китапханә 2022 нче елда юбиляр булган чит ил әкиятләрен популярлаштыруга багышланган «Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды.

Бу көнне яшь китап укучылар «Үлемсез әкиятнең тылсымлы дөньясы» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Акция барышында китапханәчеләр тарафыннан урта мәктәпнең 1-2 сыйныф укучылары өчен немец әкиятчеләре Бр. Гриммның «Белоснежка» (210 ел) дип исемләнгән әкиятен уку оештырылды. Балалар әкиятне кызыксынып тыңладылар, фикер алыштылар һәм бу әкиятләр безне игелекле, гадел, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел булырга өйрәтә, шул чакта гына тормыштагы төрле кыенлыкларны җиңеп була дигән нәтиҗәгә килделәр.