Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Ач китапны, һәм могҗизалар башлана»

Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Безнең китапханә яхшы, акыллы, кызыклы китапларга бик бай. Һәр китап үзенчә кызыклы. Һәм һәр кеше өчен китаплар укырга, аларны яратырга мөмкинлекләр бар.

23 март көнне китапханәбездә, “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” укучылары өчен, «Ач китапны, һәм могҗизалар башлана» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате узды.

Бу көнне балалар китап дөньясына сәяхәт кылдылар. Балалар өчен «Укы! Уйна! Җавап бир!» дигән әдәби викторина үткәрелде . Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар,  «Китапны нәрсә ярата?» дип аталган уенда катнаштылар.

Чара бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.