Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Халык мәдәниятенең якты дөньясы»

15 март көнне, Россия халыкларының сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан, безнең китапханәдә «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дип исемләнгән мәгълүмати-тематик кичә үткәрелде.

 Россия – бик күп милләтле ил, һәм һәр халык үзенең сәнгатенә, гореф-гадәтләренә бай. Халык сәнгате кешеләр тормышының, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүнең ачык чагылышы булып тора һәм борынгы мәдәни традицияләргә нигезләнә, алар буыннан-буынга тапшырыла.

Китапханәчеләр укучыларны татар халык фольклорының төрле жанрлары: җырлар, санамышлар, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, тизәйткечләр белән таныштырдылар. Балалар «Халык җәүһәрләре» викторинасында катнаштылар. Халык иҗатының төрләре турында «Халык мәдәниятенең якты дөньясы» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Чара ахырында укучылар «Халык мәдәнияте чыганакларына таба» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда татар фольклоры китаплары – санамышлар, балалар өчен табышмаклар, такмаклар, әйтемнәр, мәкальләр, әкиятләр тәкъдим ителде.