Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Балачакта кунакта”

1 февраль көнне китапханәбездә, язучы, шагыйрь Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь тулу уңаеннан "Балачакта кунакта" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә 3 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Г.Гыйльмановның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре кычкырып укылды. Яшь китап укучыларыбыз шагыйрьнең табышмакларына, башваткычларына җаваплар таптылар. Чара күңелле атмосферада үтте.