Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Әтием-горурлыгым” (Тематик кичә)

25 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,  мәктәп белән берлектә балалар китапханәсе китапханәчеләре, Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Әтием – горурлыгым” дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Әлеге кичәгә отставкадагы майор Ибрагимов Ф.Г. чакырылды.

         Кичәдә малайлар өчен төрле уен-ярышлар уздырылды. Ибрагимов Ф.Г. үзенең тормыш һәм хезмәт юлын укучыларга сөйләде. Аларга үзенең теләкләрен теләде. Укучылар Фердинант Гариповичка үзләрен кызыксындырган төрле сораулар бирделәр. Ул аларга бик теләп җавап бирде.

         Ахырдан  укучылар Фердинант абыйга үз куллары белән ясаган сувенир-бүләк тапшырдылар.

         Кичә бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.