Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Гасырларны кичкән телебез”

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

         21 февраль көнне балалар китапханәсе, Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Гасырларны кичкән телебез” дигән поэзия сәгате үткәрде. Укучылар чарада туган тел, аның әһәмияте турында сөйләштеләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр әйттеләр, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук укучыларга электрон уен-викторина тәкъдим ителде. Укучылар биремнәрне бик җиңел үтәделәр.

         Кичәбез Г.Тукайның сүзләренә язылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды.