Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Җырым белән җиңдем дошманны”

16 февраль көнне балалар китапханәсендә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  туган көне уңаеннан, “Җырым белән җиңдем дошманны” дигән исемдә әдәби кичә үткәрелде.

         Китапханәче Газизова С.Р. укучыларны М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Шулай ук китапханәдә оештырылган “Исеме кайтты илгә җыр булып” дип аталган китап күргәзмәсенә обзор ясады. Укучыларга шагыйрьгә багышланган презентация тәкъдим ителде. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кроссворд укучыларыбызда герой-язучыларыбызга карата тагын да кызыксыну уятты.