Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”

4 февраль көнне  Яңа Кенәр мәдәният йорты каршында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә укучыларның сәламәтлеген ныгыту, организмнарын чыныктыру, хәрәкәт активлыгын үстерү максатыннан "Хәрәкәттә - бәрәкәт" - дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. Уен барышында өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләүдә булышлык итүче уеннар уйнатылды.

         Әдәби парк янында спорт һәм сәламәтлек темасына “Спорт белән янәшә...” дип аталган китап күргәзмәсе куелды, күргәзмәдәге материаллар белән укучылар таныштырылды.