Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Тәгәри китте йомгагым...” (әдәби-кунакханә)

Инвалидлар декадасы кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 декабрь көнне Яңа Кенәр  коррекцион интернат-мәктәптә  “Тәгәри китте йомгагым...” исемле әдәби-кунакханә уздырдылар. Чараның максаты: укучыларда әкиятләргә карата кызыксынучанлык арттыру, алар аша укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

         Әлеге чарада китапханәчеләр укучыларны тылсымлы әкиятләр дөньясы белән таныштырдылар. Укучылар әкиятләргә багышланган төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук китапханәгә килүче кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгучы вакытлы матбугатка күзәтү ясалды.

         Очрашудан балалар канәгать калдылар.