Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым”

18 ноябрь көнне “Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым” дип аталган библиография көне уздырылды.

Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә.

Библиография көненең беренче өлешендә  без китапханә тормышы һәм эшчәнлегенә кагылган темаларга сөйләштек.

Китапханәдә төзеп куелган “Китап – күңел кояшы” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.

Көннең икенче өлешендә, Россия киносы елына багышлап укучылар өчен викторина сораулары бирелде һәм Татармультфильм студиясендә төшерелгән Г.Тукайның иҗатына багышланган мультфильмнар күрсәтелде.