“Икмәк – тормыш нигезе”
21 октябрь көнне китапханәдә “Икмәк – тормыш нигезе” дип аталган әңгәмә сәгате уздырдык. Максаты: укучыларны икмәкнең табынга ничек килүе, табынга килгәнче аның нинди юл үтүе белән таныштыру; икмәкнең бик күп кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсе икәнен аңлату; балаларда икмәккә сак караш, игенче хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.
Икмәк - туклык, сәламәтлек, хезмәт шатлык нигезе, муллык билгесе.
Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз ризыкны алтын-көмештән, асылташлардан да өстен санап: ,,Алтын тавы башында утырып та ачка үлүең бар” - дигәннәр.
Әңгәмә барышында укучылар белән икмәкнең әһәмияте, аның ничек итеп иген кырыннан безнең табыннарга килеп урнашуы турында сөйләштек. Укучылар үзләре өйрәнгән икмәк турындагы шигырьләрен сөйләделәр. Икмәк турында әйтемнәр, мәкальләр әйтелде.