“Җырлы, моңлы халкым”
Татар халкы үзенең табигате, тумышы белән җырга-моңга гашыйк. Гомеренең шатлыклы мизгелләрен, сөеп-сөелеп яшәүнең бәхетен, язмышының ачы күз яшьләрен, күңелдәге хәсрәт-сагышны моңга әйләндергән, көй-җырга салган ул. Йөрәк түренең нечкә кылларыннан бар җиһанга таралган ул моңнар һәммәбезнең күңеленә үтеп керердәй, аны эретердәй моңнар.
Безнең шөкер итәрлегебез бар-әле ярый, язмыш җырдан-моңнан аермаган. Дәверләрдән-дәверләргә күчеп, безне “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Уел”лар озата килә.
“Җырлы, моңлы халкым” исемле китап күргәзмәсе татар халкының мәшһүр композиторларына, җырчыларына һәм аларның үлмәс җырларына багышланган.