Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Горбунок летит по свету"

5 март көнне, балалар китапханәсендә, рус шагыйре, прозаик, драматург, рус әдәбияты классикасына әверелгән «Конек-Горбунок» әкиятенең авторы Петр Павлович Ершовның тууына 205 ел тулу уңаеннан "Горбунок летит по свету" дип аталган уен-сәяхәт булып узды. Китапханәче укучыларга П.П.Ершовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып узды. Балалар «Конек-Горбунок» әкияте буенча төзелгән кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга язучы турында презентация тәкъдим ителде.

         “Волшебный мир бессмертной сказки” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.