Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Туган телнең асыл байлыклары”

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.

         21 февраль көнне китапханәдә “Туган телнең асыл байлыклары” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Китапханәче Нигаметзянова Л.И. балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. “Сөйләшәбез туган телләрдә” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.