“Халкымның күңел бизәкләре”
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, 20 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә “Халкымның күңел бизәкләре” дип аталган күргәзмә-әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәдә укучылар белән татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре, кул эшләре, көнкүреш сават-сабалары турында сөйләштек. Укучылар табышмакларга җавап бирделәр, татар халык мәкальләрен искә төшерделәр.
Китапханәдә төзеп куелган “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар.