Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Новогодняя сказка для малышей»

Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур  бәйрәм.  Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан китапханәбездә төрле масса – чаралар үткәрелде. 4 гыйнвар көнне безнең китапханә, кышкы каникул көннәрендә, яшь китап укучыларны «Новогодняя сказка для малышей» дип исемләнгән әдәби уенга чакырды.

Китапханәче белән берлектә балалар яңа ел тематикасына бәйле әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар вакытларын күңелле һәм кызыклы итеп  үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.