Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Сәнгать таҗы – рәссам”

23 декабрьдә СССРның халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, милли республикалар һәм төбәкләр арасыннан «РСФСРның халык рәссамы» исеменә беренче лаек булган кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Габдулла улы Якуповның тууына 100 ел тулды.

Харис Якупов 25 ел дәвамын­да Татарстан рәссамнар берлеген җитәкли, республика рәссамнарын үстерүгә, аларның иҗатын дөньяга танытуга зур көч куя, шул ук вакыт­та үзе дә күләмле әсәрләре белән таныла.

Харис Якупов рәислек иткәндә Татарстанның тасвири сәнгате СССР һәм дөнья күләмендә таны­луга ирешә. Аның актив җитәк­челегендә Татарстанда безнең го­рурлыгыбыз булган рәсем сәнгате фонды төзелә.

         Шушы вакыйга хөрмәтенә 26 декабрь көнне китапханәбездә “Сәнгать таҗы – рәссам” дип аталган сәнгать дәресе үтте. Әлеге кичәдә укучыларны  белән Х.Якуповның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Шулай ук рәсем сәнгате турында фикер алыштык. Китапханәдә төзеп куелган “Сәнгать таҗы – рәссам” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.