Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Тарих сандыгында ядкәрьләр»

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. 

Шул уңайдан, 12 нче декабрь көнне китапханәбездә 4 сыйныф укучылары өчен «Тарих сандыгында ядкәрьләр» дип аталган класс сәгате үтте. Бу чарада укучыларны Россия Конституциясе тарихы, кеше һәм гражданның дәүләт хокуклары һәм бурычлары турында сөйләнелде.

Укучыларга Россия Конституциясенә багышланган презентация тәкъдим ителде.